Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

2022 елның 27 сентябрендә 21 сәгатьтән 2022 елның 28 сентябренең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2022 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

       - төнлә һәм иртә белән томан;

       - иртән, көндез көчле яңгыр;

       - иртән, көндез 15-20 м/с тизлектә  көчле көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш җил.

 

 

Томан булганда:

 

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз..

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җирасты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъезд ларында яшеренергә киңәшитәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан,  юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелгән, сынган ботаклар зур куркыныч тудыру усәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җилвакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килүүлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән  төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрендә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр  ераграк торырга

кирәк.

 

 

Явым-төшем вакытында:

- урамда сак булыгыз, урамда булганда сак булыгыз, һава электр тапшыру линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;

- үз ишегалларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрне имгәтүгә китерергә мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызып җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә.

 

 

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренә чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International