Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән «Ел инженеры» республика конкурсы (алга таба - Конкурс) старт алды.
Конкурс 3 категория һәм 12 номинация буенча 2 этапта уздырыла, аларның соңгысы конкурс эшләрен яклау белән көндезге күчмә семинар рәвешендә узачак.
Конкурс турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат рәсми сайтта түбәндәге ссылка буенча урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm.
Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында түбәндәге ссылка буенча теркәлергә кирәк https://инженеррт.рф/#register һәм аннан соң, Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә, документларның төп нөсхәләрен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420111, Казан шәһ., Островский ур., 4.
Конкурста катнашу өчен оештыру взносы алынмый. Катнашучыларны семинар уздыру урынына илтеп җиткерүне командировкага җибәрүче як гамәлгә ашыра.
Сораулар булса телефон аша: 8-950-312-16-61 (Заһидуллина Эльвира) яисә электрон почта аша smpotatarstan@yandex.ru мөрәҗәгать итегез.