Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 28 октябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

2022 елның 28 октябрендә 20 сәгатьтән 29 октябрьнең 10 сәгатенә каәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

консультация-кисәтү.

 

 Төнлә һәм көндез    2022 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы  территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе мөмкин.

 

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Бозлавык вакытында:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга кинәт басудан сакланырга  кирәк. Туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозга баскан  вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә китәргә. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда  күренеп тора торган махсус жилет кияргә кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр йөрү өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Бозлавык вакытында транспортның  тормоз юлы шактый арту сәбәпле, транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренеп тора торган махсус жилет жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International