Көчле буран вакытында нишләргә?

2022 елның 18 ноябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

18 сәгатьтән. 18 ноябрьдә 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 19 ноябре

2022 елның 19 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннар белән көтелә:

- көчле кар, дымлы кар;

- 1000 метрга кадәр кимрәк күрүчәнлеге начарланган буран;

- көчле көнчыгыш җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с га кадәр);

- бозлавык;

- юлларда кар көртлекләре, бозлавык.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

БУРАН – җил белән карны җир өстеннән бер урынан икенче урынга күчерү. Җәяүле, түбәннән исә торган, гомуми бураннарны аералар. Җәяүле һәм түбәннән исә торган буран вакытында элекгрәк яуган кар бер урыннан икенче урынга күчерелә, гомуми буран вакытында, карны бер урыннан икенче урынга күчерү белән күктән кар яву күренеше дә күзәтелә.

Көчле буран вакытында нишләргә?

Бик кирәк  очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә үзегезнең кая баруыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итегез. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аңардан читкә китмәгез Юлда туктап, өзек-өзек  басып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга, вентиляцияне тәэмин итү һәм газ исе белән агулануны булдырмау һәм вентиляция булсын өчен тәтрәзәне аз гына ачарга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү хәрәкәт итеп, юнәлешне югалтсагыз,  беренче туры килгән йортка керегез, үзегез булган урынны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Әгәр хәлегез бетә башласа, ышык урын эзләгез һәм шунда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кергәндә игътибарлы һәм  сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында машиналар, фатирлар һәм эш урыннарыннан урлашу очраклары  кискен арта.

Көчле бураннан соң нишләргә?

Әгәр көчле көртлекләр барлыкка килгән очракта  сез бинада бикләнеп калсагыз, сак кына, паникага бмрелмичә, үзлектән көрт астыннан чыгу мөмкинлеге бармы- юкмы икәнен ачыклагыз (кул астында булган  инструментларны һәм  чараларны кулланып). ГО һәм ЧС эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар цемнщренең характеры һәм аларны мөстәкыйль рәвештә юкка чыгару мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә юкка чыгарып булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрасляцияле приемнигы (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Азык-төлек запасларын һәм җылылыкны экономияле тотуга карата чаралар күрегез.

 

 

Машина йөртүчеләргә

 

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга планлаштыручыларга, үз автомобиленең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Сәфәргә чыгу вакытына карап, якындагы тәүлекләрдә һава торышы фаразы белән танышыгыз. Елның салкын вакытында, юлга чыгу алдыннан, автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор ничек эшләвен тикшерегез, ягулык белән запасланыгыз, яхшы антифриз салыгыз. Таныш булмаган автозправкаларда ягулык салмау хәерлерәк, чөнки аларда сыйфатсыз ягулык булырга мөмкин. Җылы әйберләрне һәм ризыкларны  алдан ук әзерләп куярга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.

Насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез.

Чыгар алдыннан насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. "Тәмәке кабызу" җайланмасы өчен проводлар комплекты да алырга киңәш ителә. Әгәр финанс ягынан мөмкинлегегез булса, компакт литий батареясы нигезендә пуск-заряд җайланмасы алырга була.

Авария комплекты

Авария комплектында кәрәзле телефонга һәм запас аккумуляторга зарядка җайланмасы, җылы кием-салым һәм одеял, алгы пыяладан кар һәм бозны алып ташлау щеткасы, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм батарея комплекты, аптечка, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, «коры ягулык» упаковкасы, зажигалка, мини-мич һәм котелок булырга тиеш.

Бару  маршрутын һәм якынча килеп җитү вкытыгызны хәбәр итегез.

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрутны һәм кире кайтуның якынча вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла-каза булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк - бу коткару бүлекчәләренең реакциясен тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә урынның кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кеше санын, ничә яшьтә икәнен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнлеген күрсәтергә, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын һичшиксез хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләүгә чаралар күрү мөһим.

Әгәр трассада машинагыз ватылса

Автомобиль алдында һәм аның артында кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм  сөрем газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк.  Сөрем газы кабина һәм салонның ачык тәрәзәләреннән кермәсен өчен,  машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк. Шулай ук, үз куркынычсызлыгыгыз өчен, вакыт-вакыт җил юнәлешен тикшерергә кирәк. Шуңа да карамастан, газ чыгару торбасының бозлавык белән капланмавын һәм аны кар белән томаламавын күзәтергә кирәк. Әгәр автомобиль ватылса, паникага бирелмәгез,  ашыгыч оператив хезмәтенең "101" бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында  һәм үз координатларыгызны хәбәр итегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез. Утын запасын булдырырга тырышыгыз, ул булмаганда, янучан материалларны яндырырга була, алар гадәттә  шактый күп була.

 

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

2. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

5. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

6. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

7. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

 

Бозлавык  вакытында:

 

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кисәк туктаулардан сакланырга кирәк. Туктар алдыннан тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Туктар алдыннан  берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика яхшы хәлдә булырга тиеш. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.

Мөмкин булганда, ерак юлга чыгудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны алар өчен махсус билгеләнгән  урында гына  чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыгарга ярамый, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.  Игътибарлы һәм сак булыгыз! Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм  "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. Җәяүлеләргә урамны алар өчен махсус билгеләнгән  урында гына  чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыгарга ярамый, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.  Игътибарлы һәм сак булыгыз! Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм  "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм  "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" -  8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International