Грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча тәкъдимнәр

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

1 Кагыйдә. КУЛЛАРЫ ЕШРАК САБЫН БЕЛӘН ЮАРГА

         Өслекләрне, көнкүреш юу чаралары файдаланып юыгыз һәм чистартыгыз. Кул гигиенасы - грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын белән юу вирусларны бетерэ. Кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, спиртлы яки дезинфекцияләүче салфеткалардан файдаланыгыз. Өслекләрне (өстәл, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ.б.) чистарту һәм даими дезинфекцияләү вируслар бетерә.

2 Кагыйдә. ЕРАКЛЫКНЫ ҺӘМ ЭТИКЕТНЫ САКЛАГЫЗ

         Вируслар авыру кешедән сәламәт кешегә һава - тамчы юлы аша (төчкергәндә, ютәлдә) күчә, шуңа күрә авырулардан 1 метр ераклыкны сакларга кирәк. Кулларыгыз белән күзләре, борын яки авызы тирәләрен тотудан тыелыгыз. Грипп һәм коронавирус вирусы бу юллар белән тарала. Битлек киегез яки кул астындагы яклау чараларын кулланыгыз. Ютәлләгән, төчкергән вакытта авызынны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга кирәк, аларны файдаланганнан соң ташларга кирәк. Артык мөхим булмаган сәфәрләрдән һәм кеше күп булган урыннарда булудан тыелыгыз, бу чаралар авыру куркынычын киметергә мөмкин.

3 Кагыйдә. СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ АЛЫП БАРЫГЫЗ

         Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Сәламәт режимны, шул исәптән тулы кыйммәтле йокы, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләр белән бай азык-төлек продуктларын куллану, физик активлыкны  саклагыз.

4 Кагыйдә. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ САКЛАГЫЗ

         Профилактиканың башка чаралары арасында битлекләрне йөртү аерым урын алып тора, алар ярдәмендә вирусларның таралу чикләнә.

Сулыш органнарын яклау өчен медицина битлекләре кайчан кулланалар:

• көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны арту чорында кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булганда, җәмәгать транспортында йөргәндә;

• көчле респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларны караганда;

•кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре булган затлар белән аралашканда;

•һава-тамчы юлы белән тарала торган башка инфекцияләренең йогу куркынычы булганда.

БИТЛЕКНЕ НИЧЕК ДӨРЕС КИЯРГӘ?

         Битлекләр төрле конструкцияле булырга мөмкин. Алар бер тапкыр кулланыла ала яки күп тапкырлар кулланыла ала. 2, 4, 6 сәгать хезмәт иткән битлекләр бар. Бәясе бу битлекләрнең төрлечә.  Ләкин гел бер үк битлек киеп булмый, шуның белән сез үзегезне ике тапкыр зарарлый аласыз. Медицина битлеген нинди ягы белән кияргә принципиаль түгел.

Үзеңне зарарлаудан саклау өчен, аны дөрес йөртү бик мөһим:

•битлек җентекләп эләктерелергә тиеш, тыгыз итеп авыз һәм борынны ябарга шулай ук ачыклык калырга тиеш түгел;

• битлекне салганда аның өске өлешенә кагылмаска тырышыгыз, әгәр сез аңа кагылгансыз икән, кулларны җентекләп сабын белән юарга яки спиртлы салфетка белән сөртергә кирәк;

• дымланган һәм юешләнгән битлекне яңа һәм корыга алыштырырга кирәк;

• бер тапкыр куллана торган битлекне икенче кабат кулланмагыз;

•бер тапкыр кулланыла торган битлекне, кулланганнан соң кичекмәстән калдыкларга ташларга кирәк.

         Авыру турында кайгыртканда, авыру белән контакт беткәч, масканы шунда ук салырга кирәк. Битлекне салганнан соң кичекмәстән кулларны җентекләп юарга кирәк. Әгәр дә сез халык күп җыелган урында, җәмәгать транспортында, шулай ук авыру турында кайгыртсагыз, битлек урынлы, ләкин ул ачык һавада яраксыз    Урамда булганда саф һава сулау файдалырак һәм битлекне киергә кирәкми. Шуның белән бергә, табиблар әйтүенчә бу чара авырудан тулысынча яклауны тәэмин итми. Битлекне йөртүдән тыш, башка профилактика чараларын да үтәргә кирәк.

5 Кагыйдә. ГРИПП, КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ БЕЛӘН АВЫРГАН ОЧРАКТА НИШЛӘРГӘ?

         Өйдә калыгыз һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб күрсәтмәләрен үтәгез, урын-җир режимын үтәгез һәм мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчегез.

ГРИПП БИЛГЕЛӘРЕ / КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ

         Тән температурасы югары, калтырау, баш авырту,  хәлсезлек, борын тыгылу, ютәл, сулыш алу авырлашу, мускулларда авырту, конъюнктивит.

Кайбер очракларда ашказаны-эчәк авыруларының: күңел болгану, косу, диарея симптомнары булырга мөмкин.

 

НИНДИ ӨЗЛЕГҮЛӘР

         Өзлегүләр арасында беренче чиратта вируслы пневмония. Вируслы пневмония вакытында хәл начарлану тиз темпларда бара, һәм күп кенә пациентларның инде 24 сәгать дәвамында сулыш алу җитәрлек булмый, ул үпкәләрне механик вентиляцияләү белән кичекмәстән респиратор ярдәм таләп итә. Тиз башланган дәвалау авыруның хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә.

 

ГАИЛӘДӘ КЕМДЕР ГРИПП/КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ БЕЛӘН АВЫРСА, НИШЛӘРГӘ?

         Табибны чакырыгыз. Авыручыга өйдә аерым бүлмә бирегез. Бу мөмкин түгел икән, авырудан 1 метрдан да ким булмаган араны саклагыз. Авыру һәм якыннар, бигрәк тә балалар, өлкән кешеләр һәм хроник авырулардан интегүче затлар арасында элемтәне минимумга кадәр чикләгез. Бинаны еш җилләтегез.

Чисталыкны саклагыз, мөмкин кадәр ешрак юыгыз һәм өслекләрне көнкүреш юу чаралары белән дезинфекцияләгез. Куллары сабын белән ешрак юыгыз. Авыру кеше турында кайгыртканда, авызыгызны һәм борыныгызны битлек яки башка саклагыч чаралар белән каплагыз (яулык, шарф һ.б.). Авыруларны гаиләнең бер әгъзасы гына кайгыртырга тиеш.

 

Әлмәт районының “Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International