Куңелле стартлар “ Без иң яхшысы”

2022 елның 9 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы  уңаенан, 07.12.2022 елда Татарстан Республикасы  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы «Өмет «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль-тернәкләндерү булегендә дәвалау физкультурасы буенча инструктор Фазлиева М.М. “Без иң яхшысы” дип исемләнгән спорт чарасы уткәрде.

Әлеге чара өлкән яшьтәге кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтләрен һәм нормаларын популярлаштыруга, уңай тормыш җайланмаларын формалаштыруга, шулай ук пенсионерларны актив тормыш рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Төрле биремнәрдән торган кызыклы эстафетада катнашучылар җанатарлар арасында хисләр бураны тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International