Казанда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының финал этабы узды
2022 елның 9 декабре, җомга
7 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал этабы узды. Ярышлар республиканың 37 районы вәкилләре арасында җиңел атлетика, йөзү, шахмат һәм бадминтон кебек спорт төрләре буенча узды.