Тугызынчы сыйныф укучыларында рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уза

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе белем бирү оешмаларының IX сыйныфларында белем алучылар өчен  дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак уздырыла.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен "зачет" алган тугызынчы сыйныф укучылары кертеләчәк. Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе  сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Эшне башкаруга һәр катнашучыга 15-16 минут вакыт бирелә. Мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен тиешле документлар булган очракта әңгәмә озынлыгы 30 минутка арта.

Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре белән танышу урыны - укучы әңгәмә үткән белем бирү учреждениесы. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучы, бөтен эшне башкарган өчен 10 яки аннан да күбрәк балл җыйган очракта, "зачет" ала. Иң күп балл - 20.

 8 февральдә нигезле сәбәп аркасында катнаша алмаган, шулай ук канәгатьләнерлек нәтиҗә булмаган очракта (незачет),  укучылар  агымдагы уку елында йомгаклау әңгәмәсен яңадан бирергә хокуклы, ләкин ике тапкырдан артык түгел һәм бары тик йомгаклау әңгәмәсен үткәрү расписаниесендә каралган өстәмә срокларда - 2023 елның 15 мартында  һәм 2023 елның 15 маенда.

Барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрүдә җәмәгать күзәтүчеләре катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International