Азнакай чаңгычылары-егетләр!

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Казан шәһәренең Мирный бистәсендә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.

Анда республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән командалар катнашты.

Бу ярышларда безнең районнан Нәфисә Шәфыйкова (мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары), Резеда Шакирова (мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасының әйдәп баручы белгече), Данис Мусин (район яшьләр һәм туризм идарәсе баш белгече), Имил Такиуллин (Микулинский авыл җирлеге башлыгы) катнашты. Команда беренчелегендә алар бронза призерлар булалар. Шәхси беренчелектә Резеда Шакирова өченче урынны ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International