Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

2023 елның  21  мартта 21  сәгатьтән 22 мартта 10 сәгаткә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

консультация-кисәтү.

2023 елның 22 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

 

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

 

Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк.

 

Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә урамны алар өчен махсус билгеләнгән  урында гына  чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыгарга ярамый, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.  Игътибарлы һәм сак булыгыз!

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International