Азнакайда «уңыш серләре»клубының "ачык ишекләр көне" узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Форум эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның төрле өлкәләре җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Әлмәт районы хатын-кызлар советы рәисе Роза Афлятунова, "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гүзәлия Әхмәдиева катнашты.

Очрашу район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева чыгышы белән башланды, анда хатын-кызларның иҗтимагый тормыштагы роле яктыртылды, аларның эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә активлыгы билгеләп үтелде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутат Таһир Һадиев бөтенроссия дәрәҗәсендә тормышка ашырыла торган проектның район өчен аеруча мөһим аспектларына тукталдылар. Биш юнәлеш буенча эшләүче иҗади мәйданчыкларда форумда катнашучылар үзләре өчен күп яңалыклар ачтылар, үз эшләрен оештыру, эш эзләү буенча консультацияләр һәм киңәшләр алдылар, мастер-классларда файдалы тәҗрибә тупладылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International