Азнакай шәһәренең 5нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Сабрина Маликова Кытай теле буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды.
Мәскәү шәһәрендә узган олимпиадада Россия Федерациясенең 51 субъектыннан 105 катнашучы катнашты. Сабрина Маликова дүртенче ел рәттән җиңү яулый.