ифтар-Рамазан ае вакытында мөселманнарда кичке аш. Җирле вакыт буенча кичке намазга кадәр яки аннан соң үткәрелә.
Ураза тотучылар өчен чираттагы хәйрия кичәсе ТОС җитәкчеләре тарафыннан оештырылган № 5, 6, 7, 8, 12 Ак мәчеттә. Анда 70тән артык азнакайлы катнашты. Бу игелекле эшне башкаруга җирле депутатлар Азат Вәлиев, Ислам Зәйнуллин, бу территорияләрдә яшәүче Илмир Зарипов, Булат Хәлимов, Фәйруза Ибраһимова, Роза Капкаева, Наилә Сәгыйтова үз өлешләрен керттеләр.