Азнакай муниципаль районында өлкән буын белән эшләүгә зур игътибар бирелә.
Бүген "ТР Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУДА «планшетта эшләү» юнәлеше буенча «Өченче яшь университеты»тыңлаучыларына сертификатлар тапшырылды. Берничә атна дәвамында пенсионерлар смартфонда, планшетта эшләү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, файдалы кушымталар белән таныштылар. Программада катнашучылар әйтүенчә, бу кызыклы һәм файдалы тәҗрибә булган.