Азнакай районы олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм призерларга күңелле бүләк бирделәр

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Азнакай районының фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар югары нефть мәктәбе Кампусында һәм Әлмәт шәһәренең «Альметрика» фәнни-танып белү үзәгендә булдылар.

Экскурсиядән соң район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе башлыгы Зөлфия Гыйләҗева катнашында түгәрәк өстәл уздырылды.

 "Сез зур уңышларга ирештегез. Бу сезнең зур потенциалыгыз, талантыгыз һәм тырышлыгыгыз турында сөйли, әмма бу эштә укытучыларыгызның да зур казанышы", - дип билгеләп үтте Марсель Зөфәр улы, олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын сәламләп. Очрашу барышында укучылар Район башлыгына үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International