Азнакайда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2023 елның 15 апреле, шимбә

Политехник техникум базасында узган чарада предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Алар студентлар, мәктәп укучылары һәм эш эзләүчеләр белән очраштылар, аларны эш шартлары һәм вакансияләр белән таныштырдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм техникум коллективларына ярминкә оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

    "Безнең шәһәрдә мондый ярминкәләр даими үткәрелә. Элек эшсезлек проблемасы булса, бүген эшче куллар җитми. Шуңа күрә бүгенге очрашу бу мәсьәләне хәл итүдә билгеле бер нәтиҗә бирер дип өметләнәбез", – диде ул.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Лилия Гафиева хәбәр иткәнчә, 15 эш бирүче 80гә якын вакансия тәкъдим иткән.

Ярминкә кысаларында эшче һөнәрләр буенча мастер-класслар узды, консультация пунктлары эшләде.

     "Мондый чарада беренче тапкыр катнашам. Эш эзләүчеләр өчен бу бик файдалы дип уйлыйм. Монда бер урында бик күп җитәкчеләр бар, шуңа күрә кызыксындырган сорауларга турыдан – туры җаваплар алырга һәм эш табарга мөмкин", - ди Радик Гыйльметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International