Азнакай Җиңү паркында "Сәламәтлеккә юл" квест-уены узды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Мәдәни үзәкнең иҗади төркеме Җиңү паркында «Сәламәтлеккә юл»квест – уенын үткәрә.Анда шәһәрнең 7 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Квест-уен барышында катнашучылар төрле биремнәрне хәл итеп, этаплар буенча эзлекле рәвештә хәрәкәт иткәннәр. Балаларга кызыклы хәрәкәтчән уеннар, балдаклы эстафеталар, туплар тәкъдим ителде. Катнашучылар барлык сынауларны да бик теләп үттеләр һәм команда рухын ныгыттылар.

"Саф һавада уйнау ярдәмендә балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм аралашу күнекмәләрен үстерү кебек бурычлар уңышлы үтәлде. Спорт һәм хәрәкәт барлык балаларга да зур шатлык, яхшы кәеф һәм энергия бирде, " - дип сөйли мәдәният үзәге директоры Гүзәл Николаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International