"Азнакай киемнэре" предприятиесе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узды. Планнарны даими арттырып үтәүче, киң иҗтимагый һәм спонсорлык эшчәнлеге алып баручы коллективның уңышлары һәм казанышлары аеруча билгеләп үтелә. Бәйрәм бүләкләргә бай булды.