Пәнҗешәмбе һәм җомга (6-7 июль) көннәрендә үз шәһәрләрен чын күңелдән яраткан һәркем өчен гомумшәһәр өмәсе игълан итәбез. Бөтен гаиләгез белән тату аралашырга килегез!
Әлеге чакырылышны барлык тармак һәм милек формасындагы предприятиеләр, учреждениеләр, оешмаларның хезмәт коллективлары, күпфатирлы йортларда һәм шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр хуплар дип өметләнәбез.