Азнакайда иң яхшы «Автоледи-2023» билгеләнде

2023 елның 14 июле, җомга

Анда 6 автомобиль йөртүче хатын-кыз катнашты.

Ел саен районда гүзәл затларның машина йөртүдә осталыгын сынау буенча бәйге уздырыла. Аны Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Татарстан Республикасы ДОСААФ муниципаль бюджет учреждениесе оештырды.

Ярышларның теоретик өлеше ДОСААФ базасында узды. Конкурсантлар ике этапта ярыштылар. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннан соң махсус күнегүләрне башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Азнакайда «Автоледи-2023» титулына Элиза Зәкиева ия булды, икенче урынны Лилия Мусина, өченче урынны Римма Ибраһимова яулады. Аларның барысына “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина тарафыннан әзерләнгән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International