Азнакайда 100нче яшь парны хөрмәтләделәр

2023 елның 28 июле, җомга

Азнакай районында гражданлык хәле актларын теркәү өчен мөрәҗәгать иткән һәр йөзенче гариза бирүчене: 100нче никахны теркәүче яшь парны, шулай ук 100нче баланы теркәүче бәхетле ата – ананы хөрмәтләү традициясе ныклап урнашты.

Бүген ЗАГСның Азнакай бүлегендә яшь пар Разил Абдуллин һәм Раилә Вафина үз тормышларын өзелмәс никах бәйләнешләре белән ныгыттылар.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин яшь парга истәлекле бүләк тапшырды һәм чын күңелдән яшь гаиләгә озак еллар бәхетле гаилә тормышы, иминлек һәм теләкләрен үтәүне теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International