Хөрмәтле азнакайлылар һәм кадерле кунаклар!
Сезнең милли аш-су осталары гадәти ризыклардан кала тагын нәрсә тәкъдим итә алуы турында уйланып караганыгыз бармы икән?
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 26 сентябрь көнне "Акчарлак" ресторанында "Татар ашлары көне" үткәрелә. Күргәзмәдә милли ризыкларны һәм ресторанның аш-су осталары җитештергән әйберләрне татып карау булачак! Тәм-томнардан тыш, сез борынгы һәм күргәзмә өчен махсус әзерләнгән рецептлар белән танышып, милли аш-суларның искиткеч бай төрлелеге белән таныша алачаксыз!
Күңелегезгә хуш килгән ризыкны сатып алу да мөмкин булачак.
Килегез, барысы да искиткеч тәмле булачак!
Башлана 11:00 сәгатьтә.