Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 24 сентябре, якшәмбе

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

21 сәгатьтән. 24 сентябрьдән 18 сәгатькә кадәр. 25 сентябрьдә 2023 ел.

2023 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

төнлә һәм иртән томан (Казан шәһәрендә дә);

-көндез көчле җил 15 м/с.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җирасты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъезд ларында яшеренергә киңәшитәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан,  юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелгән, сынган ботаклар зур куркыныч тудыру усәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җилвакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килүүлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән  төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрендә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр  ераграк торырга кирәк.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз. Җәяүлеләргә урамны алар өчен махсус билгеләнгән  урында гына  чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыгарга ярамый, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.  Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International