Бөтендөнья йомырка көне

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

13 октябрьдә Бөтендөнья йомырка көне билгеләп үтелә.

Йомырка - киң таралган ризык. Башкалардан ешрак тавык һәм бытбылдык йомыркалары кулланыла. Йомырка аксымы югары бәяләнгән хайван аксымына карый, ул 98% үзләштерелә. Сарылык нутриентларның "төп саклагычы" булып тора, анда аксымга караганда күбрәк – протеин, В төркеме витаминнары, тимер һәм барлык майлар запасы, А, Д витаминнары, холин һәм лецитин. Шулай ук йомырка сарысында холестерин бар. Кабык, аксым, сарының масса нисбәте якынча 3:14:8 тәшкил итә. Бытбылдык йомыркаларында күбрәк фосфолипидлар, витаминнар һәм микроэлементлар бар.

Йомырка ашаганда аллергия реакциясе барлыкка килергә мөмкин. Йомыркалар сыйфаты дөрес сакламау нәтиҗәсендә югалса яки авыру кошлар йомыркасы булса, алар сальмонеллез кебек авыруның чыганагы булырга мөмкин.

Россия стандартлары буенча, кош фабрикасында җитештерелгән һәр йомыркада хәрефләр һәм саннардан торган маркировка булырга тиеш – алар зәңгәр яки кызыл  булырга мөмкин.

Д хәрефе йомырканың «диетик» булуын аңлата. Мондый йомыркалар тискәре температурада сакланмый һәм 7 көн дәвамында сатыла. Кагыйдә буенча, бу очракта маркировка кызыл төстә ясала. Мондый йомыркалар сатуда юк диярлек.

С хәрефе йомырканың «столовый» булуын аңлата. Мондый йомыркалар җитештерелгәннән соң 25 көн эчендә сатыла. Аларның кабыгында зәңгәр маркировка була. Мондый йомыркалар суыткычтан тыш 25 көнгә кадәр һәм суыткычта 120 көнгә кадәр саклана.

Диетик йомыркалар йомырканың махсус төре түгел, ул шул ук «столовый» йомыркалары, лякин аларның аермасы – яңалыгында. Диетик йомыркасы җитештерелгәннән соң 7 көн узгач «столовыйга» әверелә. Сүз уңаеннан, диета йомыркаларының кабыгы астында бик кечкенә һава капчыгы бар, нәкъ менә шуның аркасында алар начар чистартыла. Столовый йомыркалары кабыгы тишекләре аша һава җыела, бу аларны пешергәннән соң чистарту процессын күпкә җиңеләйтә.

Кибеттә сатып алучылар йомырканың сыйфатын овоскопта тикшерә ала, ул йомырка сатылган һәр сәүдә ноктасында булырга тиеш.

Йомыркаларны өйгә алып кайтканнан соң,  

дөрес эш итү өчен берничә киңәш:

 

1. Йомыркаларны юылмаган килеш саклау яхшырак. Ләкин куллану алдыннан йомыркаларны сабын белән җылы, агып торган су астында юыгыз.

2. Йомыркага кагылсагыз да кулларыгызны юыгыз. Онытмагыз, йомырка кабыгында авыр йогышлы авыру китереп чыгаручы – салмонелла бактериясе яшэргэ мөмкин.

 

3. Йомыркаларны көчле исле ризыклардан һәм чи иттән аерым саклагыз. Иң яхшы температура якынча 0...+5°С.

4. Саклаганда йомыркалар очлы башлары белән аска таба карап торырга тиеш. Бу сарыны уртада тотачак һәм алар озаграк яңа килеш калачак. Моннан тыш, мондый урнаштыру йомырканың киң өлештәге кабыктагы микропорылары аша яхшырак «сулыш алырга» мөмкинлек бирә.

5. Йомырканың яңалыгын суга төшереп тикшереп була. Әгәр ул бата икән - ул яңарак, әгәр бер очыннан өскә күтәрелсә - беренче яңалык түгел, өстә йөзә  икән - иске.

6. Йомыркаларны тозлы суда пешерегез. Йомырка ярылса да, тоз аксымны чыгармас.

7. Пешкәннән соң йомыркаларны салкын суга салырга кирәк, алай яхшырак чистартыла.

8. Алдыгызда нинди йомырка чи яки пешкән икэнен тикшереп була:  тигез өслектә пешкән йомырка тиз һәм озак әйләнәчәк, чи йомырка үз күчэре тирәсендә бер  әйләнеш тэ  ясый алмас.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре тәүлегенә холестеринның куркынычсыз нормасын билгеләгән: 300 мг дан артык түгел. Бер йомырка сарысында 200 мг тирәсе. Әгәр бу принцип буенча эш итсәк, норма көнгә 1,5 йомырка була. 2500 ккал энергия сарыф иткән кеше өчен атнага 4 тавык йомыркасыннан артык ашамаска киңәш ителә.

 

 Гигиена һәм эпидемиология үзәге

Әлмәт филиалының Бөгелмә районындагы бүлекчәсе

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International