Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Консультация - метеорологик күренешенең 2023 елның  17  октябрьдә  23 сәгатьтән  18 октябрьдә  18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында  кисәтү

2023 елның 17 октябрьдә 23 сәгатьтән 18 октябрьдә  18 сәгатькә кадәр  Татарстан Республикасы территориясендә көчле көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-20 м/с тизлектә җил көтелә.

  

  Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җирасты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъезд ларында яшеренергә киңәшитәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан,  юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелгән, сынган ботаклар зур куркыныч тудыру усәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җилвакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килүүлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән  төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементларе һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрендә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр  ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International