Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Консультация - метеорологик күренешенең 2023 елның  25  октябрьдә  18 сәгатьтән  26 октябрьдә  18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында  кисәтү

2023 елның 26 октябрьдә  Татарстан Республикасы территориясендә  юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.  

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Бозлавык вакытында:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга кинәт басудан сакланырга  кирәк. Туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозга баскан  вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә китәргә. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда  күренеп тора торган махсус жилет кияргә кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр йөрү өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Бозлавык вакытында транспортның  тормоз юлы шактый арту сәбәпле, транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренеп тора торган махсус жилет жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Машина йөртүчеләргә:

 1. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, тэгэрмэчлэрнен  торышына игътибар итәргә;

 2. Кисәк туктамаска;

 3. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;

 4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

 5. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда  куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк;

3. Хәрәкәтле транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

4. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

5. Күрү сәләте югары булган жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International