Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 27 октябре, җомга

Көчле буран вакытында нишләргә?

Бик кирәк  очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә үзегезнең кая баруыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итегез. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аңардан читкә китмәгез Юлда туктап, өзек-өзек  басып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга, вентиляцияне тәэмин итү һәм газ исе белән агулануны булдырмау һәм вентиляция булсын өчен тәтрәзәне аз гына ачарга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү хәрәкәт итеп, юнәлешне югалтсагыз,  беренче туры килгән йортка керегез, үзегез булган урынны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Әгәр хәлегез бетә башласа, ышык урын эзләгез һәм шунда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кергәндә игътибарлы һәм  сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында машиналар, фатирлар һәм эш урыннарыннан урлашу очраклары  кискен арта.

Көчле бураннан соң нишләргә?

Әгәр көчле көртлекләр барлыкка килгән очракта  сез бинада бикләнеп калсагыз, сак кына, паникага бмрелмичә, үзлектән көрт астыннан чыгу мөмкинлеге бармы- юкмы икәнен ачыклагыз (кул астында булган  инструментларны һәм  чараларны кулланып). ГО һәм ЧС эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар цемнщренең характеры һәм аларны мөстәкыйль рәвештә юкка чыгару мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә юкка чыгарып булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрасляцияле приемнигы (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Азык-төлек запасларын һәм җылылыкны экономияле тотуга карата чаралар күрегез.

Бозлавык вакытында:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга кинәт басудан сакланырга  кирәк. Туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозга баскан  вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә китәргә. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда  күренеп тора торган махсус жилет кияргә кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр йөрү өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Бозлавык вакытында транспортның  тормоз юлы шактый арту сәбәпле, транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренеп тора торган махсус жилет жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International