Балаларда кызамыкны профилактикалау

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Тарихи мәгълүматлар. Авыру ике мең ел дәвамында билгеле. Авыруның беренче тасвирламасын Гарәп табибы Разес ясаган. XVII гасырда инглиз Сиденгам һәм француз Мортон, әмма XVIII гасырда гына кызамыкны мөстәкыйль авыру буларак аерып чыгарганнар. Беренче тапкыр вирус 1967 елда аерып алынган, ә 1969 елда нәкъ менә кызамыкның склерозирующий панэнцефалитның сәбәбе булуын исбатлау мөмкин булган. 1919 елда беренче тапкыр кызамыкны дәвалау өчен сыворотка җитештерелә.

         Кызамык вируслы авыр авыру булып тора (контагиозлык индексы 100% ка якынлаша).

         Авыру ихтималы нинди? Кечкенә яшьтәге прививкаланмаган балалар арасында кызамык авыруы һәм катлауланулар барлыкка килү куркынычы иң югарысы.

Инфекция чыганагы авыру кеше, ул вирусны йоткергәндә, точкергәндә, селәгәй тамчылары белән бүлеп чыгара. Вирус тыгыз шәхси контактларда да тарала.

         Кызымыкның клиник билгеләре: ютәл һәм/яки салкын тию, температураның 38°С һәм аннан да югарырак күтәрелүе, таплы-папулезлы сыекча авыруының 45 көненнән барлыкка килүе. Үзәк нерв системасы, ашказаны-эчәк юлы, сулыш системасы ягыннан инфекциядән соң килеп чыккан катлауланулар куркыныч, аларның иң еш очрый торганнары – пневмония һәм энцефалитлар. Тирә - юньдәгеләр өчен иң зур куркынычны беренче атнада 4-5 көнгә кадәр авырулар тәшкил итә.

         Иммунитет. Кызамыкка иммунитет авырудан соң яки бу инфекцияләргә каршы иммунизация үткәрелгәннән соң барлыкка килә.

         Онытмагыз: кызамыктан эффектив һәм озак саклануның бердәнбер чарасы - прививка!

         Халыкны кызамыкка каршы иммунизацияләү милли профилактик прививкалар календаре кысаларында үткәрелә.

• Балалар кызымыкка каршы беренче прививканы (вакцинация) 12 айда, икенче прививканы (ревакцинация) 6 яшендә алырга тиеш.

         Прививка ясатудан баш тарткан ата-аналар балаларының сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куялар.

Әгәр дә сезнең гаиләгездә кызамыкка шикле авыру пәйда булса, аны гаиләнең башка әгъзаларыннан аерып куярга, аның белән элемтәләрне минимумга кадәр киметергә һәм ашыгыч рәвештә табиб чакырырга кирәк. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне үзең һәм авыру өчен кулланырга кирәк.

 

Азнакай районының санитар хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International