Шахмат инженерлык эшчәнлегенә якын спорт төре

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Яхшы традицияләрне дәвам итеп, грантны гамәлгә ашыру кысаларында, «Агни кампусы» СК базасында шахмат буенча блиц турниры узды.Биредә 23 студент һәм Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм 4 нче лицейның 4-11 сыйныфларының 9 укучысы катнашты.

Турнир Әлмәт Дәүләт нефть институтында шахматны популярлаштыруга, спорт осталыгын арттыруга һәм иң көчле спортчыларны билгеләүгә юнәлдерелгән. Ярышлар кысаларында Швейцария системасы буенча 9 турда Swiss Manager компьютер жирәбәсен кулланып бер гомуми турнир узды. Ярышларның баш судьясы Илмир Шәйдуллин, судьясы Илвир Гыйзатуллин булды, алар 2 категория судьялары булып торалар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Азнакай шәһәренең укучылар командасы алды, икенче урынны – АГНИ-1 командасы, өченче урынны – АГНИ-2 командасы алды.

Шәхси беренчелектә:

1 урынны студент АГНИ Азамат Мәхмүтов алды.

2 урын - Студент АГНИ Никита Мулюков,

3 урынны Азнакай шәһәренең 4нче лицееның 11нче сыйныф укучылары Кәрим Галиев һәм Самир Нәгыймов бүлештеләр.

Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International