Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 10 ноябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Консультация - метеорологик күренешенең 2023 елның  10  ноябрьдә  06 сәгатьтән    18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында  кисәтү

2023 елның 10 ноябрьдә  Татарстан Республикасы территориясендә  иртән  һәм көндез урыны белән томан көтелә,  күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начарлана.

 

 Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Томан  булганда:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк;

3. Хәрәкәтле транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

4. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

5. Күрү сәләте югары булган жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International