Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Россия  территориясенә актив көньяк циклон чыгуы сәбәпле, көн ахырында һәм 20 ноябрь кичендә, 21 һәм 22 ноябрь көн дәвамында, шулай ук 23 ноябрьдә төнлә һава торышы шактый начарлана.

Көн ахырында һәм 20 ноябрь кичендә, төнлә һәм көндез сакланып, 21 ноябрьдә кар һәм сулы кар рәвешендә көчле явым-төш булачак. Төнлә һәм иртәгә җирле рәвештә бик көчле кар көтелә. Шулай ук урыннарда туман, төнлә һәм иртән 15-18 м/с көчле көнчыгыш җил һәм 500 метрга кадәр күренүе начарлаган боран, көндез урыны белән бозлавык чөгенләре фараз ителә. Һава температурасы төнлә -2.. -7 °, көндез -3 дән + 1 ° ка кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда кар көчләре, нәкәт, көчле бозлавык барлыкка килә.

В среду, 22 ноября, сохранятся умеренные и сильные осадки в виде снега, мокрого снега, местами с ледяным дождем и гололедными отложениями. Начиная с западных районов, усилится ветер до 15-20 м/с и ожидаются метели. Температуры составят от -1 до -6°. 

Пәнҗешәмбедә, 23 ноябрьдә, циклонның алга таба төньяк-көнчыгышка китүе белән, республикада һава торышы аның тыл өлеше тәэсирендә формалашачак. Төнлә кар, буран һәм көчле җил сакланачак. Көндез кечкенә кар сакланачак. Температура -8.. -13 ° ка кадәр төшәчәк.

Республика буенча явым-төшемнәр саны 20 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр айлык норманың яртысыннан нормага кадәр булачак.

Көчле буран вакытында нишләргә?

Бары тик бик кирәк очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз йөрү тыела. Гайлә әгъзаларына яки күршеләргә Сез кая барырга җыенуыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итәргә кирәк. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыккач аның яныннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап,  сигналга өзек-өзек итеп басыгыз, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, ярдәмне автомобиль эчендә көтегез. Шул ук вакытта сөрем исе белән агуланмас, вентиляцияне тәэмин итү өчен, тәрәзәне азрак ачып моторны эшләтеп калдыру да  мөмкин.  Әгәр дә сез, җәяү, торак пукттан читкә китеп  адашсагыз, ориентация югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Көчегез бетсә, яшеренер урын табыгыз һәм  шунда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керүдән сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлашу очраклары кискен арта.

Көчле бураннан соң ничек хәрәкәт итәргә?

Әгәр  сез  бинада кар көртләре барлыкка килү сәбәпле бикләнеп калсагыз, сак кына, паникага бирелмичә,  үзлектән кар көртләре астыннан чыгу  мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструментларны һәм кул астындагы чараларны кулланып). ГО һәм ЧС эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең нинди булуы  һәм аларның мөстәкыйль тикшерү мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә бетереп булсмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляцион приемникны (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылык саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.

Машина йөртүчеләргә

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга планлаштыручыларга, үз автомобиленең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Сәфәргә чыгу вакытына карап, якындагы тәүлекләрдә һава торышы фаразы белән танышыгыз. Елның салкын вакытында, юлга чыгу алдыннан, автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор ничек эшләвен тикшерегез, ягулык белән запасланыгыз, яхшы антифриз салыгыз. Таныш булмаган автозправкаларда ягулык салмау хәерлерәк, чөнки аларда сыйфатсыз ягулык булырга мөмкин. Җылы әйберләрне һәм ризыкларны  алдан ук әзерләп куярга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.

Насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез.

Чыгар алдыннан насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. "Тәмәке кабызу" җайланмасы өчен проводлар комплекты да алырга киңәш ителә. Әгәр финанс ягынан мөмкинлегегез булса, компакт литий батареясы нигезендә пуск-заряд җайланмасы алырга була.

Авария комплекты

Авария комплектында кәрәзле телефонга һәм запас аккумуляторга зарядка җайланмасы, җылы кием-салым һәм одеял, алгы пыяладан кар һәм бозны алып ташлау щеткасы, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм батарея комплекты, аптечка, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, «коры ягулык» упаковкасы, зажигалка, мини-мич һәм котелок булырга тиеш.

Бару  маршрутын һәм якынча килеп җитү вкытыгызны хәбәр итегез.

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрутны һәм кире кайтуның якынча вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла-каза булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк - бу коткару бүлекчәләренең реакциясен тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә урынның кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кеше санын, ничә яшьтә икәнен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнлеген күрсәтергә, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын һичшиксез хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләүгә чаралар күрү мөһим.

Әгәр трассада машинагыз ватылса

Автомобиль алдында һәм аның артында кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм  сөрем газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк.  Сөрем газы кабина һәм салонның ачык тәрәзәләреннән кермәсен өчен,  машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк. Шулай ук, үз куркынычсызлыгыгыз өчен, вакыт-вакыт җил юнәлешен тикшерергә кирәк. Шуңа да карамастан, газ чыгару торбасының бозлавык белән капланмавын һәм аны кар белән томаламавын күзәтергә кирәк. Әгәр автомобиль ватылса, паникага бирелмәгез,  ашыгыч оператив хезмәтенең "101" бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында  һәм үз координатларыгызны хәбәр итегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез. Утын запасын булдырырга тырышыгыз, ул булмаганда, янучан материалларны яндырырга була, алар гадәттә  шактый күп була.

Җил көчәйгәндә:

1.   Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез.  Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

2. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Җил белән өзелгән, сынган ботаклар зур куркыныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

4.Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

5.   Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала.  Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта. 

6. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

7. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур

Бозлык вакытында:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кисәк туктаулардан сакланырга кирәк. Туктар алдыннан тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Туктар алдыннан  берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика яхшы хәлдә булырга тиеш. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.

Мөмкин булганда, ерак юлга чыгудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны алар өчен махсус билгеләнгән  урында гына  чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыгарга ярамый, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.  Игътибарлы һәм сак булыгыз! Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм  "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. Җәяүлеләргә урамны алар өчен махсус билгеләнгән  урында гына  чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыгарга ярамый, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.  Игътибарлы һәм сак булыгыз! Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм  "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм  "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" -  8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International