“Шаян ТВ” каналында кунакта

2023 елның 15 декабре, җомга

12 нче декабрь көнне Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбендә укучы, мәктәпнең  танылган кашыкчылар ансамбленә йөрүче талантлы егетебез Гатин Алмаз һәм аның укытучысы Руфина Вагыйз кызы “Шаян ТВ” каналында кунакта булып кайттылар.

Анда алар телевизор караучыларны мәктәп тормышы, эшчәнлеге белән таныштырдылар. Үзләренең Республика һәм Рәсәй күләмендә үткәрелгән конкурслардагы казанышлары белән уртаклаштылар. Очрашу азагында Алмаз үзенең осталыгын кашыкларда уйнап күрсәтеп, барсын да таң калдырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International