Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 3 марты, якшәмбе

12 сәгатьтән. 3 марттан 10 сәгатькә кадәр. 4 мартта 2024 ел. Көннең икенче яртысында, 4 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк.

 

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

 

Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк.

 

Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә урамны алар өчен махсус билгеләнгән  урында гына  чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыгарга ярамый, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.  Игътибарлы һәм сак булыгыз!

 

Җил көчәйгәндә:

 

1. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

2. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

5. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

6. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

7. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International