28 июль — Бөтендөнья гепатит белән көрәшү көне

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары буенча ел саен 28 июльдә
Бөтендөнья гепатит белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу дата 1964 елда гепатит
вирусының өске антигенын ачкан Нобель премиясе лауреаты Барух Самюэль Бламберг
хөрмәтенә сайланды.
Мондый көн беречне тапкыр 2008 елда гепатитка каршы көрәш буенча халыкара
альянс инициативасы белән үткәрелде. 2011 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы
бу датаны үз календарена кертте, шул рәвешле Бөтендөнья гепатит белән көрәшү көне
рәсми статус алды.
Хәзерге вакытта гепатитны биш төрле вирус барлыкка китерә: А, В, С, D һәм Е
вирусларыны.
Бу вируслар төрле юллар белән күчергә мөмкин: гепатит А һәм Е — пычранган
азык — төлек продуктлары һәм су аша; В гепатиты — куркыныч кан һәм организмның
башка сыеклыклары аша; С — нигездә, зарарланган кан аша һәм D гепатиты В гепатиты
булганда очракта өстәмә инфекция буларак кучә.
В һәм хроник вирус гепатитлары бавыр циррозы һәм бавырның беренчел яман
шеше (гепатоцеллюляр карцинома) кебек тискәре күренешләрнең үсеше белән бәйле.
В һәм С гепатитларның вируслары кан һәм башка биологик сыеклык аша
тапшырыла, ә чир еш кына тире яки лайлалы тышчаларга зыян китерү белән бергә бара
торган гадәти булмаган манипуляцияләр башкарганда күзәтелә: наркотик чаралар (аеруча
куркыныч) кулланганда, татуировкалар ясау, косметик, маникюр, педикюр һәм башка
процедураларны башкарганда зарарланган эш коралларын кулланганда күчә. Зарарлану
җенси мөнәсәбәт аша, шулай ук инфекция бала табу вакытында йогышлы анадан балага
күчә. Гепатитның югары нәтиҗәле профилактика чарасы буларак куркынычсыз вакцина
эшләнгән, ул 1982 елдан башлап дөньяның күп илләрендә уңышлы кулланыла.
Дөньяның күп кенә илләрендә сәламәтлек саклау өчен җитди проблема булып А
һәм Е вирус гепатитлары тора, аларны йоктыру нигездә су, азык-төлек һәм контакт-
көнкүреш юллары белән гамәлгә ашырыла. Авыруларның саны халыкның эчә торган
куркынычсыз су белән тәэмин итү белән тыгыз бәйләнгән.
Россия Федерациясендә гепатитка каршы вакцина профилактика прививкалары
милли календарьга кертелгән, гепатитка каршы прививка халык өчен бушлай ясала.
Азнакай районыны санитария хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International