Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:
Консультация - метеорологик күренешенең 2024 елның 21 сентяберендә 18 сәгатьтән 22 сентяберендә 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү
2024 елның 22 сентяберендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с ка кадәр җил көчәюе көтелә.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.
2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.
6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.