Балаларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы
кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан
язмышы, гаилә бәхете киләчәктә граждан булачак баланың бүген нинди
тәрбия алуына бәйле. Бүгенге көндә без – балалар бакчасы тәрбиячеләре
алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга үз туган телен өйрәтү,
шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре,
йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Балаларга әхлакый тәрбия
бирү.
Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту
өстендә эш безнең «Звездочка» балалар бакчасында да актив алып барыла.
Балаларыбызны милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләрләр белән таныштыру
өстендә эшлибез. Күптән түгел бакчабызда балаларны бишек җырлары белән
таныштыру максатыннан «Моңлы бишек җырлары» дип аталган әдәби-
музыкаль кичә үтте. Кичәбезнең максаты: халкыбызның йөрәк түреннән
шытып чыккан җәүһәрләре – бишек җырлары белән таныштыру, моңлы
бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү иде.