Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:
Консультация - метеорологик күренешенең 2025 елның 19 гыйнварендә 18 сәгатьтән 20 гыйнварендә 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү
2025 елның 20 гыйнварендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:
Бозлавык вакытында:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кисәк туктаулардан сакланырга кирәк. Туктар алдыннан тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Туктар алдыннан берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика яхшы хәлдә булырга тиеш. Ерактан яхшы күренеп тора торган жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.
Машина йөртүчеләргә:
1. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, тэгэрмэчлэрнен торышына игътибар итәргә;
2. Кисәк туктамаска;
3. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;
4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
5. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк;
3. Хәрәкәтле транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;
4. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
5. Күрү сәләте югары булган жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.