Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:
Консультация - метеорологик күренешенең 2025 елның 20 февралендә 20 сәгатьтән 21 февралендә 10 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү
2025 елның 21 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә, аязганда һава температурасы -25…-26˚ га кадәр төшүе мөмкин.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.
Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз..
Автомобильдә начар күрү шартларында артык хәрәкәт итүдән, машиналарны узып китүдән сакланырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп хәрәкәт итәргә кирәк.
Мөмкин булса, сәяхәткә чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:
Һава температурасы түбән булганда:
Туңмас, өшемәс өчен урамга чыкмаска, урамда озак йөрмәскә, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак йортмәскә һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга.
Өшү куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, исерткеч эчемлекләр эчү, шулай ук хәлсезлек һәм талчыгу. Өшемәс өчен катлы-катлы итеп киенергә кирәк, чөнки һава катлавы җылылыкны тотып тора, җылы йон оекбашлар кияргә ирәк - алар дымны сеңдерә, аякларын коры килеш тота, җылы бияләрсез, баш киеме һәм шарфтан башка салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.
Көчле салкында урамда йөрергә һәм сәфәргә чыгудан тыелу яхшырак. Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт җитешсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә үз иминлеген истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй тупларга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга кирәк.
Автомобильдә начар күрү шартларында артык хәрәкәт итүдән, машиналарны узып китүдән сакланырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп хәрәкәт итәргә кирәк.
Мөмкин булса, сәяхәткә чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.
Өшегән вакытта беренче ярдәм:
Өшесәгез - җылынырга тырышыгыз, җылы бинада бер-ике сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр нык өшесәгез - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр нык өшегәндә медицина ярдәме алу мөмкинлеге булмаса нишләргә?
-Зыян күрүченең өстен алыштырыгыз. Юеш киемнәрегезне салдырыгыз һәм аны җылы җәймәләргә һәм одеялга төрегез. Зыян күргән гәүдә өлешләренә кагылмагыз!
- Җылы суда җылытыгыз. - Су температурасы 40-42 0С. Термометрлар булмаса, терсәгегезне суга батырыгыз. Кайнар булмаса - температура туры килә. Өшегән участокны суга төшерегез һәм тире алсу төскә кереп, сизгерлеге кайтканчы тотыгыз. Зыян килгән тән участогы савыт стеналарына тиеп торырга тиеш түгел. Йөзегез яки колакларыгыз өшегән булса, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (суда чылатып алырга һәм сөртергә).
- Корытыгыз һәм төрегез. Тире кызарып чыгу белән, киптерегез һәм зарарланган участокны чиста материя белән каплагыз. Әгәр дә бу аяк яки кул булса, һәр бармакны төрергә яки, зыян килгән тән участогын киптерергә һәм инфекция зарарланган тире аша үтеп керергә ирек бирмәс өчен, бармаклар арасына мамык куярга кирәк.
- Сыеклык эчегез. Алкогольдән тыш, теләсә нинди җылы эчемлекләр. Бу тәннең нормаль температурасын һәм кан циркуляциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.