Поликлиникада зур җанлылык

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Инде хәбәр иткәнебезчә, июль аеннан районыбызда сәламәтлек өлкәсенең мөһим кампаниясе – халыкны диспансерлаштыру бара.

   Аның максаты – яман, җитди авы­руларны вакы­тында ачыклап, дәвалап, кешеләрнең гомерен саклап калу, халыкның гомер озынлыгын арт­тыру. Сүз дә юк, монда профилактик чаралар да зур роль уйный. Әйтергә кирәк, күп кенә Европа илләрендә нәкъ менә шул юнәлештә тиешенчә эшләп, уңай нәтиҗәләргә ирешелә дә. Россия хөкүмәте, Сәламәтлек са­клау министрлыгы илдә диспансерлаштыруның озак вакытлы програм­масы аша вакытсыз үлем-китемнәргә чик куярга ниятли. Моны диспансерлаштыруның быелгы программасына керүче яшьтәгеләрнең дә аңлавы һәм активлык күрсәтүе сорала. Гомуми тикшерүләрдән тыш, кы­рык яшьтән узганнарга күз басымын, терапевт һәм невролог тикшерүен, корсак куышлыгы ор­ганнарына УЗИ, хатын-кызларга маммография, ир-егетләргә онкомаркер билгеләве үтәргә кирәк.

   Ел тәмамланырга ике ай гына калып бара, поликлиникада да зур җанлылык. Сүз дә юк, ба­рыбыз да ашыга, каудар­лана. Әмма кампаниянең мөһимлеген, кирәклеген аңлап, активрак, чират­ларда бер-беребезгә ка­рата илтифатлы, игъти­барлы, сабыр булсак иде.

 

Лиза Нурлыева, ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International