Бәйгедә Азнакай гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Чулпан Рәфәт кызы Гран-прига лаек булды

2025 елның 28 марты, җомга

Казан шәһәренең Вахитов районы «К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән 80 нче урта татар-рус мәктәбе» базасында 2025 елның 26-27 мартында белем бирү оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләре укытучыларының Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау этабы узды. 

Бәйгедә Азнакай гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Чулпан Рәфәт кызы Гран-прига лаек булды! Без аны зур җиңүе белән котлыйбыз!

Чулпан Рәфәт кызының тырышлыгы, осталыгы һәм туган телгә мәхәббәте яңа буынга үрнәк булып тора. 

Милләтебез өчен горурлык һәм киләчәккә өмет уяту — безнең төп максатыбыз. Чулпан Рәфәт кызына алдагы эшендә уңышлар телибез!Әфәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International