Ветераны-нефтяники Азнакаево соревновались в игре в шахматы

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе


Азнакай нефтьче-ветераннары шахмат ярышларында көч сынашты

 

 Нефтьчеләр иҗтимагый тормышта да активлар. Спортны сәламәтлек чыганагы дип саныйлар.

“Азнакайнефть” идарәсенең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү цехында аңа пенсионерларны да тарталар.

Әле күптән түгел генә профком һәм яшьләр комитеты алар арасында шахмат ярышлары оештырды.

Анда унбишләп өлкәннәр катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча  В.Баушин җиңү яулады.

Икенче һәм өченче урыннарда – В.Батинкин һәм В.Мәҗитов.

Т.Галиуллин, Р.Хәйруллин, В.Калашников та яхшы күрсәткечләргә иреште.

Ярышлардан берәү дә бүләксез китмәде.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International