Егетләр бәйгедә чыныга

2013 елның 15 ноябре, җомга

Әсәй авылында танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республи­ка категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә турнир үтте. Ул җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючыларның һәм милли көрәш буенча район, республика ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең берсе.


   Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Респу­блика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Анда Татарстан һәм Башкортстан Республикасының 14 район-шәһәреннән 198 ир-егет катнашты.


   Район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны район җирлегендә сәламләп:


– Районыбызда күренекле шәхесләр, спорт оста­лары бихисап. Алар истәлегенә багышлап ярыш­лар даими үткәрелә. Мондый бәйгеләр яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Районда милли көрәш елдан-ел үсеш ала, ярышлар спортчы­ларны рухи һәм физик яктан тагын да ныгыта. Төрле район-шәһәрләрдән көчле бил алышучылар катнашу турнирны мәртәбәли. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, – диде.


   Фирдәвес Тәлгать улының тормыш иптәше – Зин­фира Гәрәева һәм әтисенең эшен дәвам итүче, мил­ли көрәш буенча спорт мастеры, бүгенге көндә Әсәй урта мәктәбен җитәкләүче Руслан Гәрәев ярыш­ны оештырырга ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.


   Турнирның баш хөкемдары – районның физик куль­тура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң, ике келәмдә көрәш башла­нып китте. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, ярыш ба­рышында егетләрнең барысы да осталыкларын юга­ры дәрәҗәдә күрсәтте.


   Киеренке рухта барган бәйгедә Азнакайдан төрле авырлык категорияләре буенча Илфат Миннегалиев (20 килограмм авырлыкка кадәр), Равил Сабирҗанов (35 кг) җиңүче булып танылды. Турнир батырларына диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырыл­ды.


 


 


ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International