Көзге чакырылышта - беренчеләр

2013 елның 15 ноябре, җомга

Ир-егетләребезнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтләре елдан-ел уңай якка үзгәрә бара. Илебездә, шул уңайдан Азнакайда, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелү, армиянең дәрәҗәсе арттырылу, хезмәт итү шартлары яхшыртылу үз нәтиҗәләрен бирә. Армиягә бармыйча, аннан качып йөрүчеләр саны кимү дә әнә шул хакта сөйли.

   Көзге чакырылышта җирлегебездән 94 ир-егет хәрби хезмәткә алыначак. 11 ноябрь көнне 16 егетне армиягә озату тантанасы узды.

   Булачак ил сакчыларын озату, гадәттәгечә, танта­налы шартларда оешты­рылды. Солдат каешын бу­асы егетләргә хәер-фатиха бирергә район җитәкчелеге һәм дин әһелләре дә килде.Иртәнге дүрттә үк хәрби комиссариат тирәсендә җанлылык хөкем сөрде. Армиягә алынучыларны оза­тырга әти-әниләре, якынна­ры, сөйгән кызлары, дусла­ры – барысы да җыелган. Соңгы тапкыр кочаклашып күрешүләр, үгет-нәсыйхәтләр, әтиләрнең ирләрчә кул биреп саубуллашулары, әниләрнең күз яшьләре...Хәрби комиссариат вәкилләре егетләргә хезмәтнең беренче көннәрендә бик тә ярап ку­ячак киңәш, күрсәтмәләрне биргәннән соң, алар тантанага тезелде.

   Иң элек егетләрне район баш­карма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде.

  – Армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы. Ул гына да түгел, хезмәт итү – дәрәҗә дә ул. Азнакай егетләренең әлегә кадәр йөзгә кызыллык китергәне булма­ды, командирлардан бары тик рәхмәт хатлары гына алабыз, сез дә Ватаныбызга намуслы хезмәт итәрсез дип ышанып калабыз. Туган ягыбызга исән-сау, чыныккан ир-егетләр бу­лып әйләнеп кайтыгыз, – диде ул чыгышында.

   Шәһәр һәм район хәрби ко­миссариаты җитәкчесе Рәдиф Камалеевның “Ышанычлы ду­сларга, гадел командирларга эләгүегезне теләп калабыз. Иң мөһиме – туган ягыгызда сезне якыннарыгыз, әти-әниләрегез көтәчәген онытмагыз, имин йөреп, исән әйләнеп кай­тыгыз”, – дигән сүзләре озатыр­га килүчеләрнең һәркайсының теләге булып яңгырады. Районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубы рәисе Илшат Исламов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм Әмирҗан хәзрәт Яку­пов та яшьләргә хәерле юл теләделәр, үз киңәшләрен бирделәр.

  Бер ел дәвамында егетләр йортларыннан, әти-әниләреннән, туганнарыннан, дусларыннан читтә булып, туган илне саклау кебек изге эшкә үзләренең өлешләрен кертәчәк. Хәерле юл сезгә, егетләр! Яхшы хезмәт итеп кайтыгыз!

 

Таңсылу Саниева

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International