Азнакай укытучылары имтихан тотты

2013 елның 15 ноябре, җомга
   Бу сишәмбедә Азнакай 2 нче урта мәктәбендә «ТР да белем бирүнең сыйфатын камилләштерү» проектының беренче этабында катнашучылар өчен район семинары узды.

   Мәктәптә яңа методика бу­енча укытуны Сингапурның Educare компаниясе вәкиле ми­стер Прага күзәтте һәм бәяләде.

   Семинар 9 нчы А сый­ныфында инглиз теле дәресеннән башланып китте. Укытучы Рәисә Низамованың укучылар белән бары чит телдә аралашуына сокланмый мөмкин түгел иде. Тугы­зынчылар да кунаклар алдында сынатмады: ундүрте дә биремнәрне үтәп, сорауларга җавап бирде, берсе дә игъти­бардан читтә калмады.

   –Яңа алымның макса­ты да шунда – һәр бала­ны дәрескә тарту, креа­тив фикерләү, аралашу күнекмәләре булдыру. Төркемнәрдә эшләү уку­чылар өчен җиңелрәк һәм кызыклырак, – ди Рәисә Низамова.

    Мистер Прага дәресне ошатуын әйтте, укытучы­га киңәшләрен бирде, уңышлар теләде.

 – Иң мөһиме – дәрес вакытында максатка ирешү, – ди Educare ком­паниясе вәкиле.

Шундый ук ачык дәресләрне 1 нче Б сый­ныфында ђйлђнђ-тирђ дөнья фәненнән Гөлнара Ибраһимова, 11 нче А сыйныфында математи­кадан Эльмира Харисо­ва, 9 нчы Б сыйныфында географиядән Анатолий Байков бирде.

   Мәгълүмати-методик үзәк белгечләре мистер Прага белән берлектә һәр дәрескә анализ яса­дылар. Укытучылар өчен бер төрле имтихан бул­ды бу көн һәм алар аны уңышлы уздылар дип әйтергә була.

   – Мин рус төркемендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Яңа методи­ка укучыларга ошый, теманы яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, – ди семинарда катнаш­кан Актүбә 1 нче мәктәбе укытучысы Алсу Шуми­лова.

    Әлегә районда алты мәктәп Сингапур алымы буенча укытуга күчкән. Мәгълүмати-методик үзәк директоры Ли­лия Әхмәдишина алга таба яңалык барлык мәктәпләргә дә барып җитәчәк дип белдерде.

 

Резеда Шәрипова

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International