Зиннур Гыйльфанов: "Максат куйсаң, азаккача көрәш"

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
    Эшмәкәрлек хәрәкәте көннән-көн алга китә. Яңа фирма, предприятиеләр базарга чыга.

Аларга танылу, үсү, үз продукциясен сату өчен реклама хезмәте таләп ителә. Әйе, бизнесны рекламадан башка күз алды­на китерү дә авыр. Шуңа да яшь эшмәкәр Зиннур Гыйльфа­нов үз эшен кайдан башлыйм икән дип, озак баш ватмый. 2006 елда үзенең «TATNEWS» реклама-җитештерү фирма­сын ачып җибәрә. Армия саф­ларында хезмәт итеп кайткан, Казан дәүләт финанс-икъти­сад институтын тәмамлап, менеджмент белгечлеге алган Азнакай егетенең шундый җаваплы эшкә тотынырга тормыш тәҗрибәсе дә, бе­леме дә җитәрлек була. Ә иң әһәмиятлесе – теләк. Ре­клама бизнесына аны нәкъ менә иҗадилык, үз идеяләрен югары дәрәҗәдә бирә алу мөмкинлеге тарта.

    Белем белән иҗат итү теләге бер нәрсә. Аның битәле матди ягы да бар. Җиңел булмый, әлбәттә. Гадәти генә җиһаз һәм технологияләрдәнбашланып киткән бизнесның кереме дә аз. Әмма Зиннур үзе сайлаган юлдантайпыл­мый, үҗәтләнеп, армый-тал­мый эшли дә эшли.

   – Үз алдыңамаксат куйгансың икән, аның өчен азаккача көрәшергә кирәк, – ди ул.

    Уңайлы шартлар, сыйфат­лы һәм тиз башкарылган эш, клиентлар белән мөлаем мөгамәлә – болар һәммәсе көннән-көн заказчылар­ны үзенә тарта. Алар башта бер-ике генә заказ бирсәләр, соңрак даими хезмәттәшлек итә башлыйлар.

    Үз бизнесын тагын да ныгыту максатыннан, Зиннур Гыйль­фанов тәвәккәлләп кече һәм урта эшмәкәрлек субъектла­рына дәүләт ярдәме књрсђтњ максатыннан оештырылган «Лизинг-Грант» бәйгесендә катнаша һәм ялгышмый, юга­ры сыйфатлы киң форматлы Mimaki SWJ-320 плоттерына ия була. Ул хезмәт күрсәтү төрләрен тагын да артты­рырга: баннерлар, күрсәтмә такталар, җитештерү продук­ты ярлыклары, методик һәм укыту материаллары, карта­лар хәзерләргә мөмкинлекбирә. Эшмәкәр янында үзе кебек үк иҗади, максатчан, тагы да югарырак үрләрне яуларга сәләтле дус һәм бердәм коллектив тупла­на. Креатив (creative – инг­лиз теленнән иҗади дигәнне аңлата) бүлегендә дизай­нерлар һәм копирайтерлар эшли. Аларга биредә кызы­клы һәм сыйфатлы рекла­ма товарлары (күрсәтмә так­талар, интерьер, баннерлар һәм башкалар) җитештерү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Эшмәкәрне алда әле бик күп кызыклы проектлар һәм партнерлар көтә. Якыннары, хезмәт сөючән коллективы ярдәме белән ул һичшиксез үз алдына куйган максатка ирешәчәк әле.

   Зиннурның көчле ихтыяр көченә ия булуында спортның тәэсире юк түгелдер. Алар бөтен гаиләләре белән спорт яраталар. Гаилә башлыгы хок­кей уйнаса, кызлары тимера­якта шуарга һәм биергә яра­талар.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International