Кысыр сыердан сөт көтмә

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
    Узган шимбә көнне Х.Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ база­сында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән быелның ун айлык эш йомгаклары һәм кыш­кы чорда терлекче­лек продукцияләре җитештерүне тиешенчә тәэмин итү буенча рай­он киңәшмәсе булды. Аның эшендә Азнакай муниципаль район баш­лыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты.

   Әйтергә кирәк, агросәнәгать өлкәсендә ел әйләнәсендә тотрыклы керем бирүче төп тармак – терлекчелеккә игътибар районда артканнан арта бара. Элегрәк мондый пра­ктик киңәшмә-семинарлар уздыру өчен алдан ук аерым бер хәлле хуҗалык сайлап алына, уртак көч белән ул күрсәтмә булырдай үрнәк халәткә китерелә иде. Шөкер, безнең район өчен инде андый заман узып бара. Чөнки бүген авыл хуҗалыгы предприятиелђренең һәр тармак буенча да тәҗрибә алышырлык үз казанышы, алга китеше бар. Шуңа да бы­елдан мондый киңәшмәләр терлекләрне кышлату ба­рышында районның барлык хуҗалыкларында да чират­лап уздырылачак. “Марс” җәмгыятендәге семинар­дан соң, Х.Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖндә үткәрелгәне шуның икенче­се булды.

   ...Киңәшмәнең практик өлеше терлекчелек ферма­ларындагы шартлар белән танышудан башланды. Урамда ерып йөрмәслек пычрак, саз булса да, терлекләр асрала торган бина эче чиста. Малларның аслыкларына пычкы чүбе, салам салынган, алларына рационда каралган ризык, минераль өстәмәләр, су ку­елган.

    Быелның 10 аенда биредә һәр 100 сыердан 100 бозау алынган, хуќалык көтүе 41 тана белән тулыландыры­лган. Сөтнең сыйфатын ях­шырту һәм савымчыларның кул хезмәтен җиңеләйтү максатыннан, савым сыер­лар блогында сөт кудыр­гычлар урнаштырылган. Алынган продукция, заказ­чыларга тапшырылганчы, суыту блогында саклана. Терлекчелек тармагын ин­тенсивлаштыру, яңа техни­ка һәм технологияләр кертү нәтиҗәсендә шушы вакыт эчендә сөт савуны узган ел белән чагыштырганда 594 центнерга арттыруга да ирешкәннәр.

   Киңәшмәнең теория өлешендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Ус­манов бу өлкәдә узган 10 айда районда башкары­лган эшләрне анализла­ды. Хәтерегездә булса, Республика Президенты ике елга якын элек Азна­кай районы агросәнәгать хезмәтчәннәре алдына 2013 ел азагына кадәр мөгезле эре терлекләр санын 25 мең башка җиткерү бурычын куй­ган иде. Бүген инде ул 24 мең 564 баш тәшкил итә.         Идарә җитәкчесе белдерүенчә, күрсәтелгән вакытка Прези­дент йөкләмәсе арттырып үтәләчәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләре, ныклы нигезләре бар.

   Районда бүген һәр сыер­дан уртача 11,3 килограмм сөт савыла. Ягъни, республи­ка күләмендә унынчы урын­ны билибез. Чыгыш ясаучы белдерүенчә, безнең тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешү мөмкинлегебез бар. Моның өчен мастит белән авыручы сыерлар­ны дәваларга, терлекләрне ашату рационын азык, кан анализы нигезендә төзергә, савым сыерларның кы­сыр калуын булдырмаска кирәк. Соңгылары барлык көтүлекнең 4 процентын тәшкил итә. “Кысыр сыер­дан сөт тә, бозау да юк. Кайбер хуҗалыклардагы көтүлекләрне тулыландыру техникларының эш шартла­рын яхшыртырга, хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Алар хезмәтеннән башка көтүлекләрне без нәселле таналар белән тәэмин итеп бетерә алмаячакбыз”, – диде Миргасим Усманов. Ул шулай ук сөтчелек тар­магында яхшы эшләүче, һәр сыердан көненә 13,1 – 12шәр килограмм сөт алучы

    “Таллы Бүләк” кооперативы, “Марс” ҖЧҖ, “Кәримов КФХ”, “Тукай” җәмгыяте, “Габдрах­манов КФХ”н билгеләп үтте, башкаларга үрнәк итеп куй­ды.

    Шунысы аеруча куаныч­лы – сыерлардан иң күп бо­зау алу, терлекләрнең үлем очракларын киметү буенча район республикада берен­че урында тора.

    Киңәшмәдә Х.Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ директоры Рафа­эль Шәфигуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гыйләҗев, терлекчелек бу­енча баш инспектор Дилә Вәлиева, дәүләт ветерина­рия берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин чыгыш ясады.

   Азнакай муниципаль рай­он башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов эшлекле киңәшмәгә йомгак ясады һәм терлекләрне кышлату чорында алардан продук­ция алуны тәэмин итү буен­ча хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре алдында торган бурычларга тукталды.

 

Наил Абдуллин

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International