Инде ел башыннан ук диспансерлаш-тыруга әзерлек һәм аны үткәрү буенча максатчан эш алып барылса да, республика буенча бу өлкәдә план 56 процентка гына үтәлгән. Ел тәмамланырга айдан чак кына артык вакыт калып бара. Азнакай районы үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин безнең районда бу күрсәткечнең 18 ноябрьгә 54 процент тәшкил итүен әйтте. Үзәк поликлиникада диспансерлаштыру үтүгә көн саен 70-80 кеше кабул ителә. Шул рәвешле, 5856 азнакайлы аны үтеп өлгергән.