Азнакайда ир-атлар арасында Коръәнне яттан белү буенча Россиякүләм VIII Ачык бәйге узды.
Оештыручылар – Татарстан мөфтияте, район хакимияте ярдәме белән Азнакай мөхтәсибәте.
Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан җыелган 70тән артык катнашучы көч сынашты.
Мөфти Камил хәзрәт исеменнән Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин иң изге, җылы теләкләрен җиткерде.
Бәйге дәвамында катнашучыларга шәех Мәэмүн әр-Рави (ул Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы) җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.
Бәйгедә катнашучыларны жюри яттан белү дәрәҗәсенә, тавышына һәм дөрес укуына (тәҗвид) карап бәяләде.
Катнашучылар һәм чакырылган кунаклар Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды, аның рухына багышлап дога кылдылар.