Балалар бакчалары өчен түләүләр арту белән, яңа социаль ярдәм чаралары барлыкка килә.

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2014 елдан мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре, гомуми белемнең беренче баскычы булып торачак. Статус үзгәрү белән беррәттән, балалар бакчаларына түләү шартлары да үзгәреш кичерә.

Бәяләр арту, үзе белән яңа социал ярдәм чаралары да алып килә. Бүгенге көндә ата-анадар бер Федераль субсидия ала инде. Беренче бала өчен 20 процент, икенче балага 50, өченчегә 70 процент компенсация каралган. Яңа елдан исә тагын бер субсидия гамәлгә керә. Ул махсус формула белән исәпләнәчәк: гаиләдәге бер кешегә 10 меңнән 15 меңгә кадәр, 15 меңнән 20 меңгә кадәр һәм 20 меңнән югары керем алган ата-аналар төрле дәрәҗәдәге ярдәм алачаклар.

Азнакайда исә материаль ярдәм бирү үзәге белгечләре балалар бакчаларына үзләре килеп ата-аналарга субсидия алу шартларын аңлата, кирәкле документларны алып китә. Тулырак мәгълүматны “Азнакай” радиосында, өченче номерлы ДБУ “Республика материаль ярдәм үзәге” директоры Ахметова Ландыш Альфред кызы белән әнгәмәдә тыңлагыз.

аудиоролик>>>

Г.Р.Бадертдинова, радио “Азнакай”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International