Сөйләшәбез ике телдә дә!

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
    Азнакай шәһәренең 13 нче «Миләшкәй» балалар бакчасында узган зона семинарында татар теле укыту буенча тәрбиячеләр яңача белем бирү эшчәнлеген оештыру хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.

    Татарстанда «Киләчәк» мәгарифне үстерү стра­тегиясе нигезендә бала­ларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплек­ты эшләнде һәм ул узган елның сентябреннән гамәлгә ашырыла башлады.

   – Әлеге программаның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар­ны ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшергә өйрәтү, – ди Азнакай мәгълүмати-методик үзәк методи­сты Эльвира Сәитова. – Бүгенге көндә районыбызда 58 балалар бакчасы эшли. Анда 4121 бала йөри, шуның 3 меңнән артыгы – татарлар. Шуңа күрә бездә татар телен өйрәнү артык авыр бирелми дияр идем.

   Укыту-методик комплектына рәсемле дәфтәрләр, кызыклы ау­дио-видеоматериаллар кергән. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен методик кулланмалар бар. Бала­лар бакчалары мультимедиа про­екторлары, ноутбук һәм экраннар белән җиһазлана.

    – Яңа методика сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән. Хәзер кы­зыксындыру чаралары күп. Аеруча балалар татарча мультфильмнар­ны яратып карыйлар, әкиятләрне йотлыгып тыңлыйлар, – ди 12 нче «Росинка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Хаҗиева.

    Семинарда катнашкан Бау­лы һәм Лениногорск районнары вәкилләре «Миләшкәй» балалар бакчасы буйлап сәяхәт кылганда, биредәге татар мохитенең, миллирухның хөкем сөрүенә сокланула­рын белдерделәр. Төркемнәрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган по­чмаклар урын алган. Ә туган якны өйрәнү музей-бүлмәсе – тәрбиячеләргә занятиеләр үткәрү, балаларны борынгы традицияләребез белән танышты­ру өчен искиткеч урын.

   – Бакчабызда ун төркем эшли, шуның икесе – татар. Аларга ата-аналар балаларын бик теләп бирәләр, аеруча катнаш никахлы гаиләләр балаларының татарча да белүен тели. Ә саф татар ба­лаларын исә русча сөйләшергә өйрәтәбез, – ди балалар бакчасы мөдире Әлфия Шәфыйгуллина.

    Остаханә дәресе барышында әрмән, рус, татар балалары сора­уларга бертигез дәрәҗәдә дөрес җавап бирде.

   – Бездә күпчелек та­тар гаиләләрендә дә русча сөйләшәләр, шуңа белем бирү Азнакайга караганда бераз кат­лаулырак, – ди Лениногорскшәһәренең 10 нчы балалар бакчасы хезмәткәре Минзилә Мөгыйнова. – Әмма ата-ана­лар яңа методиканы җылы кабул иттеләр. Мин алар һәм бала­лар арасында бәйгеләр оешты­рам, әнә шулай телне бергәләп өйрәнәбез.

    Баулының 1 нче балалар бакча­сы мөдире Гөлнара Садыйкова да ата-аналар белән бу яктан киле­шеп эшләүләре хакында әйтте.

   Яңа укыту-методик комплек­тына нигезләнеп белем бирү балаларның сүз байлыгын арт­тыра, хәтерләрен яхшырта, бер-береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли. Күптеллелекнең уңай яклары галимнәр тарафыннан да раслан­ган. Әмма һәр яңалык – ул сынау, табышлар һәм ялгышлар да. Шу­лай очрашып, тәҗрибә уртаклашу бу мәсьәләдә күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте дип белдерде педагоглар.

 

Резеда Шәрипова

 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International